2015 елда Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне билгеле булды

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге төбәк сәяси советы утырышы булды. Монда “Бердәм Россия” нең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Әлеге чара Казанда үтте. Район җитәкчеләре аның барышын интернет аша күзәтә алды. 
Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып “Бердәм Россия” фиркасе Татарстан төбәге бүлегенең 2015 елның көзендә сайлау кампанияләрендә катнашуы торды. Шулай итеп, сайлауларның бердәм көнендә, ягъни алдагы елның 13 сентябрендә, Татарстанда республика Президентын һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International