Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Сәйфихан Нәфиев кубогы- Кече Чынлы көрәшчеләрендә
2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Сәйфихан Нәфиев кубогына милли көрәш буенча турнир үткәрелде. Ике көнгә сузылган ярышларда сигез командадан ике йөзгә якын көрәшче бил алышты.
Турнирның финал өлешендә Татарстан Республикасының Премьер- министры Илдар Халиков, Россия Федерациясенең Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов, ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТРның Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, республика прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары, Сәйфихан Нәфиевның гаиләсе һәм дуслары катнашты. Спортчыларны һәм җанатарларны тәбрикләү сүзе белән Татарстан Республикасының Премьер- министры Илдар Халиков чыкты. Ул көнне район спорт мәктәбе залы аерым бәйрәмчә төсмер алган иде. Стенага Сәйфихан Хәбибулловичның зур фоторәсеме куелган. Катгый, таләпчән карашы белән ул көрәшчеләрнең алымнарын күзәтеп, үзенең кайбер киңәшләрен дә әйтә сыман. Әйе, якташыбыз атказанган мактаулы юрист булуы белән бергә, спортны да көндәлек юлдашы итте. Милли көрәш ярышларында катнашып, урыннар яулады, район сабан туе батыры булды. Бу хакта, район башлыгы Александр Шадриков та үзенең чыгышында искәртеп узды. –Аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге барлык буыннар өчен дә үрнәк. Район халкы үзенең шундый уллары белән урынлы горурлана. Аны хөрмәтләп искә алу чарасында катнашучыларга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм, келәмгә чыгучы спортчыларга матур алымнар күрсәтеп җиңү яулауларын телим,- диде Александр Валерьевич. Дәрәҗәле кунаклар да әлеге бәйрәмне елдан- ел күркәмрәк оештырганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Кече Чынлыдан- Фаил Низамов, Әлфис Айзәтуллин, Даниф Сөләйманов, Наил Низамов, Айдар Мохтаров, техникумнан- Динар Низамов һәм Илгиз Садретдинов, Матактан- Станислав Воробьев, Иске Кәкерледән- Ранис Фәткуллин, Марс урта мәктәбеннән Фаил Бахтиев һәм Раил Камалов беренче урыннарны яуладылар. Призлы урыннар яулаган көрәшчеләрнең һәркайсын кунаклар бүләкләде. Ә менә Татарстанның грек- рим көрәше буенча федерация президенты, көрәш буенча спорт остасы һәм дүрт мәртәбә республика чемпионы булган, бер мәртәбә Россия күләмендәге келәмдә батыр калган Әгъзам Гобәйдуллин 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган авылдашына, Иске Кәкерле авылы егете Ранис Фәткуллинга федерациянең истәлек бүләген тапшырды. Командалар арасында беренче урынны Кече Чынлы авылы көрәшчеләре яулады. Бу аларның әлеге турнирда рәттән өченче җиңүе иде. Сәйфихан Нәфиев исемендәге күчмә кубокны аларга Татарстан Республикасы прокуроры илдус нәфиков тапшырды. Икенче урынны техникум командасы яуласа, өченче урынны бертигез баллар нәтиҗәсе белән ике команда- Марс һәм Иске Кәкерле урта мәктәпләре яулады. Турнирда Наил Исхаков (баш судья), Николай Хрисанов, Ирек Мөшәрәпов һәм Фәрит Мифтахов хөкемдарлык иттеләр.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз