Чүпрәле ЗАГС бүлегендә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көне кысаларында район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда  алты бәхетле әни – Наилә Әминовага, Лилия Кәримовага, Елена Моисеевага, Екатерина Палиновага, Нина Сиразетдиновага, Фәния Хәлиловага   “Ана  капиталы” сертификаты  тапшырылды.
Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Илмир Измайлов  тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың  белем алуына  тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова  тәбрикләү сүзләрен ирештереп, әниләргә бүләкләр-йомшак уенчыклар тапшырды. Әлеге традиция  “Бәхетле пардан-бәхетле балага” акциясе кысаларында ел башынннан бирле  дәвам итә.  
Бүгенге көндә районда Ана капиталы сертификатын алучы гаиләләр саны 1000нән артып китте. Исегезгә төшерәбез, Ана капиталы сертификатын алу хокукына 2007 елның 1 январеннан соң ике һәм аннан соңгы балалы гаиләләр ия.  2014 елда Ана капиталы суммасы  429 мең  408 сумны тәшкил итә.

Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International