Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элек елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы билгеләп үтелде. Быел да гадәт буенча аның туган көне алдыннан районга мәртәбәле кунаклар җыелды. Әйтергә кирәк, Сәйфихан Нәфиевның вафатына да быел 10 ел тулды.
Кунаклар арасында югары вазифаи затлар: Россия Федераиясенең генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, район башлыгы Александр Шадриков, республика кунаклары: Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков, Татарстан Президенты киңәшчесе, элеккеге прокурор Кафил Әмиров, республика идарә органнары җитәкчеләре, прокурор урынбасарлары, республика прокурорлары, Сәйфихан Нәфиевның якыннары, дуслары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бар иде.
Чара район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышларының финал өлешен тантаналы ачудан башланып китте. Аннан кунаклар район Прокуратура бинасы каршындагы мемориал тактага чәчәкләр куйдылар, Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеген барладылар.
Агымдагы елда республика прокуратурасының эшче төркеме, район крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә Сәйфихан Нәфиевның музей-бүлмәсе булдырылды. Бүген андагы экспозициягә 100 гә якын экспонат кертелгән. Алар арасында уникаль әйберләр-Сәйфихан Нәфиевның шәхси гирясы, республика Прокуроры мундиры, Конституцион суд рәсе мантиясе, язу машинкасы һәм башкалар бар.