26 декабрьдән Казаннан Сочига туры рейслар ачыла

2014 елның 21 ноябре, җомга
26 декабрьдән һәр атнада җомга көнне “Казан” халыкара аэропортыннан Казан-Сочи-Казан маршруты буенча туры даими рейслар ачыла.

Самолет Казаннан 13.50 сәгатьтә күккә күтәрелә һәм Сочига 16.35 сәгатьтә төшәчәк. Ә Сочидан 09.35 сәгатьтә кузгала һәм 12.25 сәгатьтә Казанда булачак.

Моннан тыш, “Казан” аэропорты пассажирлары өчен махсус бонус кертелгән: рейс пассажирлары бер комплект чаңгы, сноуборд яки хоккей җиһазларын бушлай алып бара ала. Бу җиһазның авырлыгы исәпкә алынмый һәм бушлай багаж авырлыгы нормасыннан тыш алына, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International