20 ноябрьдә укучылар сынау рәвешендәге йомгаклау иншасы яза

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Йомгаклау иншалары язу процедурасының барлык технологиясен эшләү өчен, 20 ноябрьдә чыгарылыш сыйныфлар сынау иншасын язачак. Бу процедурада барлык төбәкләрдәге мәктәп һәм чыгарылыш сыйныфларының 30 проценты катнаша.
Урта белемне тәмамлауның мәҗбүри этабы булачак һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә "керү билеты" хезмәтен үтәячәк йомгаклау иншасын Россия укучылары 3 декабрьдә язачак. Укучыларга иншаны 4 февраль һәм 6 май көнне яңадан язу мөмкинлеге бирелә.
Искәртеп узабыз, йомгаклау иншасы (мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен - изложение) быел беренче тапкыр үткәрелә. Инша яки изложениенең нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Барлык укучылар да иншаны рус телендә язачак. Темалары имтиханга кадәр 15 минут кала хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International