Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Дәүләттән финанслау программасы нигезендә пенсия тупланмаларын арттырырга мөмкин
2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Соңгы елларда өстәмә дәүләт финанславы программасы хакында күп сүзләр алып барыла. “Пенсия акчалары ирекле тупланмаларын стимуллаштыру турында”гы Федераль закон нигезендә, 2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын дәүләттән финанслау программасы эшли. 2013 елның 1 октябренә кадәр әлеге программага керү турында гариза тапшыручылар бүгенге көндә дәүләт ярдәме ала. Ләкин күп кеше төрле сәбәпләр аркасында бу программага керергә шикләнеп карый. Аларның шик-шөбһәләре урынлымы? Шуларны ачыклау максатыннан Пенсия фондының Чүпрәле районындагы бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайловка мөрәҗәгать иттек.
–Өстәмә дәүләт финанславы программасының шартларын ачыклап китсәгез иде.
–Халык телендә бу программа ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) дип атала. Чүпрәле районы буенча бу программага 1310 кеше керде. Узган ел алар 2 миллион сумнан артык өстәмә иминият взнослары түләделәр. Программа шарты буенча өстәмә иминият взнослары 2 м ең сумнан ким, 12 мең сумнан артык булмаска тиеш. Дәүләт тарафыннан да шуның кадәр үк өстәмә финанслана. Шулай итеп, еллык ирекле взнос төрлечә булырга мөмкин, ә дәүләт исә ел саен кертелгән суммадан чыгып бермә-бер финанслый. Гражданның шәхси счетына өстәмә взносны, шәхси гариза буенча, эшкә бирүче дә күчерә ала.
–Программа, беренче чиратта, кемнәр өчен файдалы?
–Әйтергә кирәк, бу программада катнашкан һәрбер кеше киләчәге турында кайгырта дигән сүз. Ягъни олыгайган көнендә үзенә җитәрлек пенсия туплый. Программаны дөрес аңлап, үзең, якыннарың һәм балаларың өчен файдаланып калырга кирәк. Гадәттә, безнең халык яңалык булгач, аңа шикләнеберәк карый. Иң элек, күршесенең, танышларының алганын көтә. Нәтиҗәсе күренгәч, кызыгып куя, әмма инде соң булырга мөмкин. Шуңа да дөрес аңлагыз, бер үк соңармагыз, дип әйтүем. Күп кенә райондашларыбыз бу программа турында ишетеп тә, менә шулай ышанмый йөреп, быел гына программага керергә теләп, мөрәҗәгать итте.
–Пенсионерлар да бу программадан файдалана аламы?
–Программага керү 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылса да, әлеге үзгәреш пенсионерларга кагылмый. Ягъни өстәмә дәүләт финанславы программасына пенсионер статусына ия булган кешеләрдән гаризалар кабул ителмәячәк. Ул социаль пенсия аламы, я булмаса инвалидлык буенчамы, хезмәт пенсиясеме–әлеге кешеләр программада катнаша алмаячак,-дигән сүз бу. Ә элек елларда программага кереп калган пенсионерлар пенсия фондына акча кертүне дәвам итәргә мөмкин. Тик канундагы яңа үзгәрешләр буенча, 2015 елдан 5 еллык цикл гамәлгә керәчәк һәм киләсе тупланма өлешен алырга гаризаны бары тик 2020 елда гына бирәчәкләр. Димәк, пенсионерлар 2 015 е лда т үләгән взносларны 2020 елда гына кайтарып ала алачак. Ә быел түләгән взносларны киләсе елга алып булачак әле. Чүпрәле районы буенча 3 00гә я кын пенсионер әлеге мөмкинлектән файдалана. Алар тарафыннан 2013 елда түләнгән взнос суммалары быел ике тапкыр арттырылып, тулысынча кайтарылды.
–Пенсиянең тупланма өлеше кеше вафат булган очракта да түләнәме?
–Гражданның шәхси счетында тупланган акчаларны үзе вафат булганда мирас алучыларга: якыннарына, балаларына бирелә. Тупланма өлеш бер кая да югалмый.
–Пенсияләрнең тупланма өлешен берьюлы барысын да алып буламы?
–Закон пенсия тупланмасы акчаларын түләүләрнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (иминият һәм тупланма өлешләрен кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын берьюлы, бер тапкыр ала. Әгәр тупланма өлеше 5 проценттан артып китсә, бүленеп, пенсиясенә өстәп түләнелә. Тик андый кешеләр әлегә районда бик аз, бары 2 пенсионер гына. Калганнары пенсиягә чыкканда барлык җыелган сумманы берьюлы алды. Элеккерәк бу эшне эшләсәләр күпме акча туплаган булырлар иде, югыйсә.
–Программага керер өчен нишләргә?
–Әлеге программага керергә теләүче 14 яшьтән алып, пенсия яшенә кадәрге граҗданнар ел ахырына кадәр райондагы Пенсия фонды бүлегенә килеп гариза язарга һәм беренче кертемне түләргә тиешләр. Шул очракта әлеге гражданнар ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) программасына кереп китәләр һәм аларга киләсе 10 ел дәвамында өстәмә взносларны түләп барырга мөмкинлек биреләчәк. Вакыт бик аз калып бара, программага керергә теләүчеләрне 31 декабрьгә кадәр Пенсия фонды бүлегендә көтеп калабыз. Өстәмә мәгълүматларны район пенсия фондында, яисә 2-31-33, 2-21-87, 07 телефоннары аша да алырга була.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз