РФ оборона министрлыгы армиягә чакыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
РФ оборона министрлыгында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Мондый туры элемтә барлык хәрби округларның штабларында һәм субъектларның хәрби комиссариатларында да булдырылды. Миноборонаның рәсми сайтында “Контакты” бүлегендә яшь егетләр һәм аларның ата-аналары хәрби округлар, гаскәр төрләре командующийларының электрон кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итә алалар.

Язгы кампания вакытында туры линиягә гражданнарның 378 мөрәҗәгате керде, 1024 мөрәҗәгать гомуми файдаланудагы мәгълүмат каналлары аша килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International