Бүген Халыкара студентлар көне

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада Студентларның халыкара конгрессында чех патриот-студентлары истәлегенә багышлап кертелде.

1939 елның 28 октябрендә фашистлар оккупацияләгән Чехословакиядә Прага студентлары һәм аларның укытучылары Чехословакия дәүләте төзелүнең (1918 ел, 28 октябрь) еллыгын билгеләп үтәргә демонстрациягә чыгалар. Оккупантлар демонстрацияне куып тараталар, шунда студент Ян Оплетал атып үтерелә.

15 ноябрьдә аны күмү янә бер протест акциясенә әверелә. Дистәләрчә демонстрантлар кулга алына. 1,2 меңнән артык студент Заксенхаузен концлагерена озатыла. Тугыз студент Прагада төрмәдә судсыз-нисез җәзалап үтерелә. Гитлерның әмере белән Чехиянең барлык югары уку йортлары сугыш беткәнчегә кадәр ябыла.

Халыкара студентлар көне әнә шул вакыйгалар хөрмәтенә кертелде. Хәзер ул дөньядагы күп илләрдә билгеләп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International