Бүген Россиядә Полициянең участок уполномоченныйлары көне

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан 1923 елның 17 ноябрендә участок надзирателе инструкциясе раслана. Шушы норматив хокукый документ Россия милициясендә участковыйлар хезмәте барлыкка килүгә нигез була.

Хәзер эчке эшләр шәһәр-район органнарында 54 меңнән артык участок уполномоченные хезмәт итә. Алар эчке эшләр органнарында профилактик учетта булган 4 миллионнан артык кешене контрольдә тота.

2011 елда эчке эшләр министрлыгында реформа үткәрү һәм милицияне полиция итеп үзгәртү уңаеннан участок уполномоченные хезмәтен башкаручылар “полициянең участок уполномоченные” дип атала башладылар, ә бәйрәм Полициянең участок уполномоченныйлары көне булып әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International