Яңа ел каникулы 11 көнгә сузылачак

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
2015 ел татарстанлылар өчен 11 көнлек каникулдан башланачак.

Татарстан кешеләрен 1еннән башлап 11 гыйнварга кадәр сузылган Яңа ел каникулы көтә. 1-6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникулы көннәре; 7 гыйнвар – Рождество бәйрәме; шулай ук 3 гыйнварга туры килгән шимбә ялы 9ына күчерелә; ә 11-12 гыйнвар – ял көннәре. Шулай итеп, татарстанлылар яңа елда беренче тапкыр 12 гыйнварда эшкә чыгачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International