Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
2014 елның 15 ноябре, шимбә
Чүпрәле район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы эшчәннәрен тәбрикләү тантанасы-“Уңыш-2014“ бәйрәме үтте.
Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысы өчен нигезле план булдыра. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырендәгечә, соңгы елларда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып куандырмаса да, тырыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада билгеле урын тота.
Район икътисадын тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Шул уңайдан 14 ноябрь көнне, тантаналы шартларда район мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы хезмәтчәннәре өчен алдынгылар слеты узды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр стадиясендә зур күрсәткечләргә ирешкән мөхтәрәм райондашларыбыз чакырылган иде. “Уңыш-2014” ел бәйрәмендә, шулай ук, мәртәбәле кунаклар- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Ак Барс холдинг компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнаштылар.
– Авыл хуҗалыгы тармагында районыбызны югары күрсәткечләргә ирештергән барлык хезмәтчәннәребезгә чиксез зур рәхмәтлебез. Бу – йокысыз төннәр, ару-талны онытып хезмәт кую бәрабәренә ирешелгән уңыш. Җир эшенә, игенчелек, терлекчелеккә чын күңелдән бирелгәннәр генә башкара ала моны. Туган җирендә төпләнеп, фидакарь хезмәт куючыларны олылап без яшьләребезгә үрнәк райондашларыбызны күрсәтәбез. 2014 ел уңышы белән сез безне сөендердегез, хезмәтегез өчен олы рәхмәт, – диде район башлыгы Александр Шадриков, хезмәт алдынгыларына мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – бүләкләүләрне дә район башлыгы Александр Шадриков башлады. Ул “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы механизаторлары Николай Кашкаровка, Николай Тяхинга, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгының нефть хуҗалыгы мөдире Альфик Салаховка, “Шәйморза” җәмгыяте шоферы Фәһим Исмаиловка, “Цильна” җәмгыяте баш ветеринаря табибы Илгиз Салакаевка, “Березка” җәмгыяте механизаторы Владимир Кудряшовка район башлыгының Мактау Грамоталарын тапшырды.
Алдынгыларны котлау өчен сүз ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановка бирелде. Ул авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәтен югары бәяләп, терлекчелектә, игенчелектә зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте һәм “Хафизов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Ярулла Салиховка, “Шәйморза” җәмгыяте шоферы Шамил Гайнетдиновка, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы хисапчысы Галина Калугинага, “Цильна” җәмгыяте фермасы мөдире Айрат Сөләймановка, “АгроТрансПорт” җәмгыяте киңәшчесе Фәнис Баһаутдиновка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасы, “Пульсатор” җәмгыяте директоры Нәҗип Морасовка Рәхмәт тапшырды.
Аннан соң сәхнәгә 2014 елгы уңыш нәтиҗәләре буенча алдынгылар- “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров (I урын), “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы директоры Фәрит Мөдәррисов (II урын), “Низамов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов (III урын) чакырылдылар һәм кубок белән бүләкләнделәр.
Аннан соң сәхнә түренә “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы хезмәтчәннәре: шофер Әмирҗан Шәмсетдинов, механизаторлар Нәгыйм Билалов, Николай Архипов, сыер савучы Рәйнә Мәхмүтова, бозау караучы Ирина Аттина, баш ветеринария табибы Әсхат Алтынбаев чакырылдылар һәм , “Ак Барс холдинг компаниясе”нең Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгының иң әйбәт хезмәткәрләренә төрле номинацияләрдә Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Менә алар:
“Районның иң яхшы комбайнчылары” номинациясендә: Илдус Замдиханов (“Цильна”), Илгизәр Бохариев (КФХ “Бикчуров”), Рифкать Хәлиуллин (“Шәйморза”)- I, Илмас Низамов (“АгроТрансПорт”), Рәфик Шәйдуллов(“Цильна”), Петр Архипов (“Ак Барс-Чүпрәле”)-II, Валерий Храмов (“Ак Барс-Чүпрәле”), Газыйм Мөхәммәтҗанов ((КФХ “Махмутов”), Радик Макатин (КФХ “Гафуров”), Михаил Чувашов (“Березка”) III урын яуладылар.
“Хуҗалыкның иң яхшы шоферы” номинациясендә: Әсхат Җамалетдинов (“Цильна”)- I, Рәис Замдиханов (“Цильна”) һәм Владимир Выселкин (“Ак Барс-Чүпрәле”)-II, Наил Хәлилов (“Чүпрәле Агрохимсервисы” һәм Арслан Зәйнетдинов (“Березка”) -III урын.
“Терлек азыгы әзерләү буенча иң яхшы механизатор” номинациясендә: Илгизәр Хисмәтуллин (“Ак Барс-Чүпрәле”)- I, Марат Чулякмин (“Ак Барс-Чүпрәле”) һәм Айрат Яфизов (“Цильна”)-II, Илнур Сатдинов (“Цильна”) һәм Инсаф Ханбиков (“Шәйморза”)-III урын.
Рәмис Айнуллов (“Цильна”), Рафис Җамалетдинов (КФХ “Махмутов”) “Шикәр чөгендере алу буенча иң яхшы комбайнчы” номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар.
“Иң яхшы тракторчы-механизатор” номинациясендә: Фәргать Ситдиков (“Ак Барс-Чүпрәле”)- I, Николай Архипов (“Ак Барс- Чүпрәле”), Фәнис Вәлиев (“Цильна”)-II, Вагиз Усманов (“Шәйморза”), Валерий Нюнюков (“Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”)-III урын.
“Авыл хуҗалыгы культураларына иң яхшы агу сиптерүче” номинациясендә: Айрат Миңнуллин (“Ак Барс-Чүпрәле”)-I, Илдус Халитов (“Ак Барс-Чүпрәле”), Фәнил Сөләйманов (“Цильна”)-II, Андриян Дергунов (“Березка”), Анатолий Матюшин (“АгроТрансПорт”)-III урын.
“Иң яхшы сыер савучы” номинациясендә: Зөлфия Җәббарова (“Цильна”)-I, Сиринә Алимова(“Цильна”), Фәридә Хисамова (КФХ “Низамов”), Люция Исметова (“Ак Барс-Чүпрәле”)-II, Любовь Казакова (“Ак Барс-Чүпрәле”), Рузия Травкина (“Шәйморза”), Ираида Антипова (“Березка”)-III урын.
“Иң яхшы бозау караучы” номинациясендә: Гөлсинә Миначева (“Шәйморза”)-I, Людмила Краснова (“Шәйморза”)-II, Гөлгенә Якупова (“Ак Барс-Чүпрәле”)-III урын.
“Откорма буенча иң яхшы терлекче” номинациясендә: Галина Симуллина (“Ак Барс-Чүпрәле”)-I, Фазыл Шәрәфетдинов (“Низамов”)-II, Рәис Ибраһимов (“Цильна”)-III урын.
“Иң яхшы осеминаторлар”: Рәмис Баһаутдинов(“Цильна”)-I, Наил Сабитов (“Низамов”)-II, Валерий Натюнов (“Ак Барс-Чүпрәле”)-III урын.
Бәйрәмдә, шулай ук, “Иң яхшы ветеринария участогы мөдире” номинациясендә Илгиз Сафиуллов, “Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы һәм гаилә фермалары” номинациясе буенча җиңүчеләр: “Гафуров”, “Фахрутдинов”, “Ахметова” хуҗалыклары җитәкчеләре, “Иң яхшы сөт җыючылар”: Валерий Митрошкин (Чуваш Бизнәсе), Рушания Айнетдинова (Татар Бизнәсе), “Иң яхшы авыл җирлеге” буенча Наил Шихранов (Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы), Альберт Мөхәррәмов (Шланга), Сергей Тарасов (Звезда), хуҗалыклар үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр: Рәис Рәимов, Шәфик Шәйдуллов (“Цильна”), Ринат Насретдинов (“Шәйморза”), Илгиз Азизов (“ЦАС “Татарский”), Владимир Сурский (“Ак Барс-Чүпрәле”), Заһит Сөләйманов (“Бикчуров”), Александр Ярухин (“Березка”), Рамил Санатуллов (“Ак Барс-Чүпрәле”), Марат Рәимов (“Цильна”), Расыйх Юсупов (“Шәйморза”), Алик Алиев (техникум) сәхнәгә чакырылдылар һәм бүләкләнделәр.
Бәйрәм район мәдәният йорты көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз