Татарстанда карабодайга кытлык юк

2014 елның 14 ноябре, җомга
Татарстанда карабодайга кытлык юк. Елына бер кешегә 3,5 кг карабодай куллану нормасында республика тулысынча үзен әлеге ярма белән тәэмин итә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары буенча, Казанда карабодай ярмасына уртача ваклап сату бәясе 5 ноябрьгә килограммы 30,89 сум тәшкил иткән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 0,2 процентка түбәнрәк. Моннан тыш, 6 сентябрьдән башлап республиканың шәһәрләре һәм район үзәкләрендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодай килограммы 25-28 сумнан сатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International