Машина йөртү таныклыгын алу өчен хәзер имтихан бары тик махсус уку үзәкләрен тәмамлаучылардан гына алына

2014 елның 14 ноябре, җомга
Мөстәкыйль әзерләнеп “права”га имтихан тапшырып булмаячак. Машина таныклыгы алу өчен имтихан тоту кагыйдәләрен үзгәртү турында Россия хөкүмәтенең 5 ноябрьдән гамәлгә кергән карары әнә шул хакта сөйли. Имтиханны теләсә кайсы ЮХИДИ бүлегендә тапшырырга мөмкин булачак. Сынау бирү механик һәм автомат коробкалы машинада рөхсәт ителә. Нинди машинада йөреп имтихан тапшыру хакында таныклыкта билге ясала. Механик коробкалыдан автомат коробкалыга күчәргә теләгәндә аерым имтихан бирү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International