Татарстан халыкның хәйрия активлыгы буенча Россия төбәкләре унлыгына кергән
2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Россия төбәкләренең хәйрия рейтингына кергән, шулай итеп республика 8 нче урынны били. Россия ярдәм фонды заказы буенча үткәрелгән социология тикшеренүләре нәтиҗәләре шундый.
Ел дәвамында 56,7 процент татарстанлы бер генә тапкыр булса да хәйриячелеккә акча күчергән.
Хәйриячеләр саны буенча Дагыстан Республикасы (62,3 процент) лидерлык итә, икенче урында – Сарытау өлкәсе (60,8), өченче – Башкортстан Республикасы (59,4).
Татарстан акчалата ярдәм итүдә катнашу буенча төбәкләр рейтингында 7 урынны били. Республиканың эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 53,4 проценты елга бер тапкыр булса да акчалата ярдәм күрсәткән. Әмма Татарстан волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү буенча лидерлар унлыгына кермәгән, ә менә республика таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү буенча 9нчы урында.