Бүген Песнәк көне билгеләп үтелә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Берничә ел элек Россиядә тагын бер бәйрәм – Песнәк көне барлыкка килде. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән гамәлгә куелды һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Бу көнне төрле шәһәр-авылларда яшәүчеләр “кышкы кунаклар”ны – безнең якларда кышларга калучы кошларны каршы алалар. Кешеләр алар өчен күчтәнәч, шул исәптән “песнәк сые” – тозсыз дуңгыз мае, кыздырылмаган көнбагыш, кабак төше яки арахис әзерлиләр. Кормушкалар ясап элеп куялар.
Халык календарендә 12 ноябрь православие динендәге изге Зиновий Синичник көне дип билгеләп үтелә. Күзәтүләргә караганда, шушы вакытларда песнәкләр, тиздән булачак салкыннарны сизеп, урманнардан кеше яшәгән җирләргә күчеп киләләр, кешеләрдән ярдәм көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International