Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәмнәренә 18 меңнән артык чыршы һәм нарат әзерләгән

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәмнәренә дип аукционнарга 192,2 мең сумнан артык гомуми суммага 18 мең чыршы һәм нарат, тагын 58 тонна ылыслы ботак куйган. Барлык агачлар да урман питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте.
ТР Урман хуҗалыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге мәгълүматлары буенча, сатуларда 29 урманчылык катнаша. Алабуга һәм Кама урманчылыгы Яңа ел гүзәлләрен (1 меңгә якын агач) 25 ноябрьдә сатуга куя.
Аукционнар нәтиҗәләре буенча тере агачларны әзерләү, аларны сату декабрь аенда "Чыршы" операциясе барышында, дәүләт урман инспекторларының катгый контроле астында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International