Бүген Россиядә Иминлек белгече көне билгеләп үтелә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Бу көнне булдыруның инициаторы – иминлек буенча иң зур интернет-портал Sec.Ru, ә Иминлек белгече көне 2005 елдан башлап 12 ноябрьдә билгеләп үтелә башлады. Коткаручы, полицейский, янгын сүндерүчеләр кебек секьюрити белгечләре дә соңгы елларда гаммави мәгълүмат чараларының шактый игътибарын тарталар. Шулай ук соңгы елларда гүзәл җенес вәкилләре дә иминлек хезмәте хезмәткәре генә түгел, тән сакчысы хезмәтләрен дә уңышлы башкаралар.

Бу профессия иң борынгылардан исәпләнә. Хуҗасы агуланмасын өчен аның ашын башта кабып караучыларны, шулай ук хакимнәрнең борынгы заманда ук булган шәхси тән сакчыларын иң беренче секьюритилар дип санарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International