Россия Президенты рубльнең бәясе төшүне шәрехләде

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
АТЭС эшлекле саммитында Россия Президенты Владимир Путин илнең финанс хакимиятләре рубль курсын тотрыклыландыру өчен кирәкле барлык чараларны да күрә, дип белдерде, диелә "Интерфакс" хәбәрендә.
"Сез бүгенге көндә рубль курсының шактый төшүен беләсез. Безнең финанс хакимиятләре кирәкле барлык чараларны күрә. Илнең Үзәк банкы инфляцияне таргетирлау сәясәтен дәвам итә", - диде Путин. Россия Президенты шулай ук Үзәк банк " банк өлкәсе балансларын чистарту белән" дә актив шөгыльләнә, дип белдерде. "Бу күптән көтелгән процесс һәм инвесторлар мондый гамәлләрнең, кредит-финанс системасын ныгыту кирәклеген яхшы аңлыйдыр дип беләм", - диде дәүләт башлагы.
"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, узган атнада Үзәк банк валюта интервенцияләре күләмен көнгә 350 миллион долларга калдырып, курс сәясәтен үзгәртте. Бу фонда евро һәм доллар кискен үсә башлады. Җомга көнне евро 60, ә доллар 48 сум чиген узды. Әмма соңрак Үзәк банкның белдерү әзерләү турындагы имеш-мимешләрдән соң, рубль азрак өскә күтәрелде. Пресс-релиздан соң доллар һәм евро элеккеге дәрәҗәдә калды. Россия банкы белдерүендә, аерым алганда, түләү балансын тигезләүгә ирешү өчен алга таба да рубльнең бәясе төшү таләп ителми һәм ил валютасының бәясе төшү ихтыяҗ зур булу белән аңлатыла, диелгән иде. Ахыр чиктә, регулятор моңа каршы өстәмә интервенцияләр ярдәмендә көрәшәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International