1 ноябрьгә Татарстанда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгән сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеге бар. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россиядә РФ Юстиция министрлыгы теркәгән 75 сәяси партия бар. РФ Юстиция министрлыгы теркәгән сәяси партияләр һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә теркәлгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре исемлеге белән республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.