Росреестрның Татарстан идарәсе күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча “Бердәм консультацияләр көне” үткәрә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
20 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча чираттагы “Бердәм консультацияләр көне” үткәрә. Бу көнне гадәттәгечә күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерүгә кагылышы булган төрле оешмаларның (Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Федераль БТИ) вәкилләре булачак.
Казанда “Бердәм консультацияләр көне” Росреестрның ТР идарәсенең үзәк офисында 13.00дән 18.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Адресы: Авангардная урамы, 74нче йорт, 7нче подъезд.
Муниципаль районнарда яшәүчеләр өчен “Бердәм консультацияләр көне” Росреестрның ТР буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International