Чыгарыш иншалары язу өчен укучыларга өч тапкыр мөмкинлек биреләчәк

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
РФ мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларга мәктәпне тәмамлап чыкканда сочинение язу өчен өч тапкыр мөмкинлек бирергә тәкъдим итә. Әгәр укучы беренче тапкырында уңай бәя алмый икән, аның иншаны тагын ике тапкыр – февральнең беренче чәршәмбесендә һәм майның эш көненә туры килә торган беренче чәршәмбесендә язып карау мөмкинлеге булачак.

Мәктәпләрдә чыгарыш иншаларын кире кайтарырга узган ел ахырында РФ президенты В.Путин тәкъдим иткән иде. Беренче тапкыр чыгарыш имтиханнарын укучылар быел декабрь аенда язачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International