Конкурска төрле жанрларда (тематик картина, портрет, пейзаж) иҗат ителгән картиналар кабул ителә.

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты агымдагы елның 1 октябреннән киләсе елның 1 мартына кадәр «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыралар.
 
Эшләр 2015 елның 24-31 мартында Казан шәһәре Дзержинский урамы, 27нче йорт, Әмир Мәҗитов музеенда кабул ителә. Телефоны: 264-35-22 (Аскарова Наилә Мәсхүт кызы). Сораулар туганда 8-960-039-93-58 телефоны яисә rauzasultan.art@mail.ru адресы белән Рауза Рифкать кызы Солтановага һәм 8-987-291-24-28 телефоны яки ak.kalfak@mail.ru адресы белән Кадрия Рәис кызы Идрисовага мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International