Татарстанда наркотикларның марка формасындагы яңа төрләре күренә башлады

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Казанда наркополицейскийлар тарафыннан “маркалар” – көчле наркотик матдәләр сеңдерелгән матур кәгазь кисәкләрен таратырга маташучыларның икенче тапкыр юлына аркылы төштеләр. Җинаятьчел наркотөркем төрле вуз студентларыннан тора. Алардан шактый күләмдә маркалар алынды. Наркотик матдәләр тарату челтәрен наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре башлангыч стадиясендә үк яптылар.

Наркополиция ата-аналарны бик уяу булырга чакыра: болай зарарсыз күренсә дә, наркотиклы “маркалар” кеше организмына, бигрәк тә үсмерләргә бик зур зыян китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International