Эшләүче яшьләр район башлыгы Александр Шадриков белән очрашты

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Мондый очрашулар әледән-әле булып торганыннан сез инде газетадан укып беләсездер. 
 
Студентлар, мәктәп укучылары белән очрашуны район җитәкчелеге гадәткә кертте. Бу юлысы исә Башкарма комитетның актлар залына районның төрле сферасында эшләүче яшьләре җыелды.  Яшь буын шәһәр тормышын үз итә дисәк тә, районга эшкә кайткан яшьләр дә аз түгел. Әмма аларга бердәмлек, күмәкләшеп төрле проектлар оештырулар, фикер алышулар җитми. Районда яшьләр тормышын җанландыруны күздә тотып, Александр Шадриков яшьләргә үзләренең иҗтимагый оешмасын төзүне тәкъдим итте. Һәм мондый очрашуларның тагын да булачагын белдерде. “Чөнки сез бүген яшь белгечләр булсагыз, киләчәктә җитәкчеләр булып җитешерсез. Районның киләчәге сездә“,-диде ул. Һәм активрак булырга, районда яшьләр тормышын җанландырырга чакырды.

Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International