Татарстан нефтьчеләре Төркмәнстан белән төзелгән килешүне үтәгән

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
"Татнефть" ААҖ килешү нигезендә "Төркмәннефть” дәүләт концерны өчен нефть табышын арттыру өлкәсендә сервис хезмәте күрсәтү эшләрен төгәлләде.

«Татнефть»нең корпоратив газетасы белдергәнчә, “Татнефть” белән “Төркмәннефть” арасында яңа килешү әзерләнә.

2008 елның июлендә “Татнефть” ААҖ белән “Төркмәннефть” дәүләт концерны арасында нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча беркетмә имзаланган, дип хәбәр итә “Информ-Девон” агентлыгы. 2010 елның августында предприятиеләр арасында сервис килешүе имзаланган. “Татнефть”нең Төркмәнстандагы филиалы 2011 елның февралендә теркәлгән.

Төркмәнстанның вице-премьеры Байморат Хуҗамөхәммәдов 2014 елның сентябрендә Татарстан компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару мөмкинлеге турында фикерен белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International