Бүген Бөтендөнья фән көне

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Бөтендөнья фән көне ел саен 10 ноябрьдә бөтен дөньяда фәннең файдасын җәмәгатьчелек тирәнрәк аңласын дигән максатта үткәрелә. Ул ял көне итеп куелмаса да, һәр илдә дә Бөтендөнья фән көненә бәйле чаралар үткәрелә.

Бөтендөнья фән көнен үткәрергә 1999 елда Будапешт шәһәрендә Бөтендөнья фәнни конференциясендә тәкъдим ителде, анда фәнне җәмгыять белән тыгызрак бәйләү зарурлыгы әйтелде.

ЮНЕСКО Бөтендөнья фән көнен 2001 елда гомуми конференциясендә рәсми рәвештә гамәлгә куйды. Глобаль масштабта бу көн беренче тапкыр 2002 елның 10 ноябрендә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International