Бүген Бөтендөнья яшьләр көне билгеләп үтелә

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Дөнья яшьләре үзләренең бәйрәм көннәрен һәм вакыйгаларын киң билгеләп үтәләр. Халыкара яшьләр көне 12 августта билгеләп үтелә, Россиядә егетләр һәм кызлар Яшьләр көнен 27 июньдә бәйрәм итәләр. 10 ноябрьдә исә Бөтендөнья яшьләр көне билгеләп үтелә. Ул Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе оештырылу хөрмәтенә булдырылган иде. Ә БДЯФ Лондонда 1945 елның 29 октябрь-10 ноябрендә Бөтендөнья яшьләр конференциясендә оештырылды.

Әлеге конференция икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашизмга каршы көрәшү өчен төзелгән Бөтендөнья яшьләр советы тарафыннан чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International