Валюта артты – чит илдән күңел кайтты

2014 елның 7 ноябре, җомга
Бүген иртән торуыма евро бәясе 60 сумга җиткән. Ә доллар исә 49 сумга якынлашып килә... Шәхсән миндә әлеге  вәзгыять бары тик тискәре хис-тойгылар гына калдырды. Нигә икәнен хәзер аңлатам...

Дөресен әйтим, моңа кадәр минем беркайчан да икътисадтагы вәзгыять белән кызыксынганым юк иде. Күп еллар дәвамында евроның сумга карата бәясе – 40, ә долларныкы – 30 сум дигән фикер белән яшәдем. Бәлки әле быел да әлеге мәсьәлә мине артык борчуга салмас иде – үтереп чит илгә ял итәргә барасы килә башлады. Төркия белән Мисыр булса бер хәл – күңел Франция, Париж дип “очына”. Ирең белән култыклашып, әлеге матур шәһәрнең кысан урамнары буйлап атлыйсын, ерактан ук күзгә ташланып торган зәвыклы кафега кереп кайнар кофе эчәсең. Романтика...

Парижны Казан ресторанына алыштырып...

Ни кызганыч, мин иремне әлеге сәяхәткә күндерергә дә өлгерә алмый калдым – моннан берничә көн элек хыялларымны телевизордан яңгыраган хәбәр чәлперәмә китерде. Бактың исә, доллар һәм евро курслары һаман саен кыйммәтләнә икән бит. Бүген иртүк доллар 49 сум торган, ә евро исә гомумән дә 60 сумнан артып киткән... Бу бит без Европага аяк та атлый алмыйбыз дигән сүз!!!

Ник өченме? Мәсәлән, акча түгә-түгә Франциягә барып, теге зәвыклы кафега кереп ашарга уйладык, ди. Тәмләп ашау-эчү өчен анда ким дигәндә 50 евро акча кирәк булачак. Әгәр дә евро курсы элеккеге кебек 40 сум торса, безгә – 2000 сум акча түләргә туры килер иде. Ә хәзер исә безгә 3000 мең сум (!)  акча чыгарырга туры киләчәк, дигән сүз. Теләсәм, әлеге акчага мин Казандагы иң кыйммәтле рестораннарның берсенә кереп рәхәтләнеп ашап чыга алам бит.

Ә хәзер безне Париж буйлап йөртәчәк транспорт чаралары турында сөйләшик. Дөресен әйтим, Парижда автобусларның пассажирлардан ничә сум акча алуларын мин төгәл генә әйтә алмый. Аның каравы, күптән түгел генә танышларым Испаниягә барып ял итеп кайттылар. Анда автобус бәясе 2 евро торган. Әгәр дә элегрәк бер урыннан икенче урынга күчү өчен 80 сум сарыф ителсә, хәзер исә 120 сум түләргә туры киләчәк, дигән сүз.

Банкада түгел, банкта сакла

Россия Хөкүмәте кая карыйдыр, мин аңламыйм. Тиздән җыелышып, чит илгә чыгарга тилмереп ята башламасак ярый инде. Хәер, россиялеләр әлеге вәзгыятьтән дә бәйрәм ясый белә анысы. Моны аңлау өчен Интернет челтәренә  күз салу да җитә. Ул евро һәм доллар курсына багышланган шигырьләр белән тулган. Кайберләрен сезгә дә укып күрсәтәм:

“Птицы улетели, граждане грустят, Доллар 48, евро 60!”;

“Крым – не бутерброд. Не вернуть назад. Доллар – 48, евро – 60”

“Доллар прыгнул, евро скачет,
Рубль ничего не значит...
Ты над рубликом не плачь:
Скоро понесется вскачь”.

Халык әнә шулай күңел ача. Миңа калса, әлеге шигырьләрне акчаларын доллар һәм еврода саклаган кешеләр язадыр. Аларның гаилә капиталы шактый гына яхшыргандыр, мөгаен. Матбугат чараларына ышансаң, халыкның чит ил валютасына ихтыяҗы соңгы айда гына да 3 тапкырга арткан. Мәсәлән, Мәскәүдә валюта сатып алуның уртача бәясе 10 мең доллар һәм 8 мең евроны тәшкил итә икән. Элегрәк исә халык әлеге валютаны 1-3 мең доллардан ала торган булган.

Эх, нишләп мин генә акчамны банкта түгел, ә банкада сакладым икән соң? Янымда төпле киңәш бирерлек кеше булмагандыр инде. Юкса, Парижга китәсе урында өйдә күңелсезләнеп утырырга туры килмәс иде...

Парижга барам дип,
Уйламыйм башка:
Доллар – 48,
Евро – 60 та...

Байбикә АКЫЛЛЫБАШОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International