Социаль программаларны финанслау киметелә

2014 елның 7 ноябре, җомга
ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында икенче укылышта Республиканың киләсе елга бюджетын кабул итәргә ниятлиләр.
 
Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бюджетка кертелә торган үзгәрешләрнең күбесе әле бүгенге көнгә каралмаган. Алар, күпчелек очракта, мәдәният һ.б. юнәлешкә бүлеп бирелгән финанслауны арттыруга бәйле. Төп үзгәрешләр Татарстанда гамәлдә булган 25 социаль программаларга кагыла.  “Бу программаларны кыскартмаска тырышабыз. Әмма аларны финанслауның гомуми суммасын бераз киметергә туры килер”, - дип ассызыклый ул. 

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International