Татарстанның башкарма Хакимият органнары башка төбәкләр белән чагыштырганда аеруча нәтиҗәле эш күрсәтә. Россия Хөкүмәте әлеге вәзгыятьтән канәгать. Шуңа күрә алар республиканы махсус приз белән бүләкләргә уйлаган да инде.
Татарстан Россиянең башка төбәкләренә караганда күпкә алдынгырак булуын тагын бер кат исбатлап күрсәтте. Бактың исә, Россиядә башкарма Хакимият органнары эшчәнлеге буенча республикабызга тиңнәр юк икән. 2014 ел нәтиҗәләре буенча ул беренче урынны яулады һәм 216 миллион сумлык махсус грантка лаек булды.
Икенче урында – Төмән өлкәсе. Әлеге регион 201 миллион сум акча белән бүләкләнде. Төмән составына керүче Югра исә өченче урынга лаек дип табылды. Аның казнасы исә 191 миллион сумга артты. Дүртенче урында – Воронеж (184 миллион сум), бишенчедә – Чечня (182 миллион сум).
- Әлеге грантлар Россиянең 2014 елгы бюджетыннан бүлеп бирелә. Аның максаты – төбәк башкарма хакимиятләренең уңышлы эшчәнлегенә бәя бирү, - дип белдерә Россия Хөкүмәтенең махсус сайты.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге грантлар башка төбәкләрнең яхшырак эшләвенә стимул чарасы да булып тора. Грантларның гомуми күләме исә – 3,5 миллиард сум.