Бүген без электрон технологияләр, интернет дәверендә яшибез. Замана җайланмалары шулкадәр тормышыбызга үтеп керде ки, алардан башка хәзер үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Күп кенә эшне өйдән чыкмыйча башкару – гадәти күренеш.
Мәгълүмати терминаллар, мобиль кушымталар, махсус порталлар да яңадан-яңа хезмәтләр тәкъдим итә. Елдан-ел электрон технологияләрнең эшенә-рәтенә төшенеп, алардан актив файдаланучылар саны да ишәя бара. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының популярлыгы да моның ачык дәлиле. Быелның 9 аенда гына электрон сервис аша 22 миллионга якын хезмәт башкарылган. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 18 процентка үскән.