Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Ак чәчкәләргә хас гомер
2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Сәламәтлек сагында торучы ак халатлы һөнәр ияләре турында сөйләгәндә, язучы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы медицина хезмәткәрләре образы килеп баса.
Кеше гомере, аның саулыгы өчен көрәшүче, үз һөнәренә тугрылыклы затларга “Ак чәчәкләр” дип әйтү бик тә килешә. Район үзәк хастаханәсе яныннан узарга туры килгәндә, башыңны күтәреп ул якка карыйсың да,тормышта булган күп хатирәләр күңелдә яңара. Без, кешеләр, күбрәк көндәлек тормышыбыз белән генә мәшгуль, авырулар турында үзебез чирләмәгәндә уйламыйбыз да шул. Уйлап карасаң, кемнең генә туганы, якыннары анда дәваланмаган һәм бүгенге көндә дә шунда ята. Ә алар янында-табиблар, шәфкать туташлары. Көне-төне алар турында кайгырталар, үзләренең бөтен гомерләрен шунда үткәрәләр. Шәфкать туташы һөнәре- иң борынгы, гуманлы, хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Егерменче гасырның иң билгеле шәфкать туташы, әлеге һөнәрнең теориясенә нигез салучы Вирджиния Хендерсон: “Шәфкать туташы- аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки бикләнгән кешенең теле”,- дип әйткән. Бу сүзләргә һөнәрнең асылы салынган. Язмамның кемнәр турында икәнлеген аңлагансыздыр инде. Әйе, сүзем ак халатлы, изге күңелле һөнәр кешеләре- медицина хезмәткәрләре, аерып әйткәндә, бөтен гомерен шәфкать туташы хезмәтенә багышлаган һәм Гиппократ антына тугры калып, кешеләрнең сәламәтлеген саклауда намуслы хезмәт куйган шәхес Рамилә Мөшәрәпова турында. Тумышы белән Яңа Чүпрәле авылы кызы ул. Әти- әнисе танылган укытучылар булса да, үсмер кыз яшьтән үк үз алдына ак халатлы шәфкать туташы булуны максат итеп куя. Мөгаен, Хәлим бабасыннан да аңа кеше дәвалау сыйфатлары күчкәндер. Ә ул бабай турында зур бер китап язып булыр иде. Районның гына түгел, чит якларда яшәүче халык та аның янына дәва алырга килгән, төннәр буе утырып чират көткән. “Әтинең Урта Азиядә яшәүче Халик исемле абыйсы бар иде. Мин кечкенә вакытта ул чынлапмы, шаяртыпмы инде, “сине Азиягә алып барам, анда шәфкать туташына укырсың”- дигән сүзләре күңелгә сеңеп калган. Шуннан ул һөнәргә гашыйк булуымны үзем дә сизмәдем. Урта мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга киттем”,- дип сөйли Рамилә. Укуы җиңелдән булмаса да, аның фамилиясе яхшы укучылар исемлегеннән төшми. 1984 елда кулына диплом алган яшь белгечне район үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Шунда ук аны донордан кан алып турыдан- туры авыруның тамырына салуга билгелиләр. Япь-яшь кенә булса да, иң авыр процедураны бик белеп, ышанычлы башкара Рамилә. Аннан соң берничә ай гына туберкулез диспансерында эшләп алгач, 1987 елда терапия бүлегенә күчерәләр. -20 елга якын бергә эшләргә туры килде. Сабырлык, тотнаклык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык һәм намуслылык- шәфкать туташы эшен уңышлы башкару өчен бу сыйфатлар иң мөһим. Рамилә Рафаиловна аларның барысын да үзенә туплап, инде менә өч дистәдән артык ел шәфкать туташы буларак районыбыз халкына медицина ярдәме күрсәтә. Ул һәрчак авырулар янында.- дип сөйли терапия бүлеге мөдире Илгизәр Хөснетдинов. Әйе, авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк, ә киеренке шартларда хәлне күзаллап дөрес карар кабул итү, кеше гомере барәбәренә җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителә. Кеше гомере кыл очында торган санаулы минутларда тиешле ярдәм күрсәтеп, үлем тырнагыннан йолып калган авырулары турындагы аяныч хәлләр бүген дә аның хатирәләр сандыгында саклана. “Шәфкать туташы авыруның организмын гына түгел, күңеле турында да кайгыртырга бурычлы. Табиб кушкан процедураларны үтәгәндә чирле кешегә ачык йөз күрсәтсәң, ихлас сөйләшсәң, аны куркулардан, негатив уй һәм хисләрдән аралап була. Шәфкатьлелек, җылы мөнәсәбәт бигрәк тә балаларга һәм өлкән яшьтәге авыруларга кирәк. Сер түгел, хәзер халык үз сәламәтлегенә салкын карый. Эшкә машина белән барып, компьютер алдына килеп утырабыз. Көне буе бөкерәеп эштә утырганнан соң, машинага утырып өйгә кайтабыз. Моңа стресслар, тәмле ашаулар килеп кушыла.Шуннан сәламәтлегебез какшый. Кичекмәстән даруларга тотынтотынабыз. Кешене Аллаһы Тәгалә яралт кан, ә без-медицина хезмәткәрләре бераз төзәтештереп кенә торабыз. Кешенең үзендә яшәргә теләк булырга тиеш. Үз-үзеңне карарга кирәк. Сәламәтлегебез- безнеңкулда.”,-ди югары категорияле шәфкать туташы Рамилә Рафаиловна. Хөрмәтле хезмәт кешесенең матур гаилә тормышына да сокланабыз. Илдусы өчен акыллы, уңган хатын булса, балалары Илнур, Илнар, Ленара һәм Рузилә өчен иң яраткан кадерле әни дә әле ул. Аларга дөрес тәрбия биреп үстерделәр, хәзер икесе югары уку йортларында белем алды. Бар яклап та бәхетле ханым, ак күңелле изгелекле һөнәр кешесе Рамилә Рафаиловнаның яхшы гамәлләре үзенә дә игелек булып кайта, күрәсең.Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Тормышның матурлыгы да нәкъ менә шунда: хезмәтең белән хөрмәтле, туган халкың арасында абруйлы, гаиләңдә сөекле, балаларың өчен тыныч, алар белән горур булудадыр. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз