Чүпрәле районы крайны өйрәнү музеенда комсомол туган көнне билгеләп үттеләр
2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Моннан 96 ел элек –1918 елның 29 октябрендә советлар илендә яшьләр өчен гаять әһәмиятле сәяси вакыйга була – коммунистик яшьләр берлеге оештырыла.
1924 елда оешмага – Ленин исеме бирәләр, ә 1926 елдан Бөтенсоюзныкына (ВЛКСМ) әйләнә. Комсомол 73 ел яшәде, шушы вакыт эчендә аның сафлары аша 160 миллионнан артык егет һәм кыз үтте. Бу ил тарихында – яшьләр көчләре белән калалар салынган, удар төзелешләр алып барылган бөек чор. Шуңа да, үзенең элеккеге идеологиясен югалтса да, комсомолда тәрбияләнгән буын өчен ВЛКСМның туган көне иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Бу көн район комсомол яшьләре оешмасын җитәкләгән буын өчен аеруча кадерле.