СМС-спамнан котылып була

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Телефонга реклама сыйфатындагы СМСлар бик еш килә. Берәүләрендә “релакс” тәкъдим итәләр, икенчеләрендә төрле акция һәм ташламалар турында хәбәр җиткерелә. Кирәксез мәгълүматлы мондый “хат”лардан тәмам туйдык. Якындагы вакытта спамнар бөтенләй туктатылмаса да, шактый кими төшәр дип көтелә. Әмма шалтыратып үз хезмәтләрен тәкъдим итүчеләрдән барыбер котылып булмаячак.

СМС-спам – күпчелегебез өчен тәмам үзәккә үткән мәсьәлә. Төрле телефон номерларыннан килгән “хат”ларны сөртә торасың, яңалары килә тора. Күптән түгел генә “Элемтә турында”гы канунга кертелгән үзгәрешләр безне мондый рекламалардан азат итәргә тиеш. Элегрәк тә мондый смс-хәбәрләр “Реклама турында”гы канунны бозу саналган.  Әмма моңа кадәр гаеплене ачыклау, бу хәбәрнең чыбык очын табу шактый кыен эш булган.

Кертелгән төзәтмәләрдән соң реклама хәбәрләре абонент ризалыгы буенча гына җибәрелергә тиеш дип ачыктан-ачык әйтелгән. Әгәр дә кәрәзле элемтә операторы мондый ризалык булуны  исбатлый алмый икән, димәк, бу СМС-хәбәр законсыз булып саналачак.  Шул ук вакытта гражданнар үзләре дә игътибарлырак булырга тиеш – төрле анкеталар тутырганда, яки инфоматлар аша эш иткәндә кеше үзе дә аңлап бетермичә, мәгълүмат җиткерүгә ризалык биргән очраклар бар.

Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров хәбәр иткәнчә,  быелның 9 аенда  СМС-спамга шикаять итеп 898 гариза алынган. Әмма, әйткәнебезчә, җаваплы кешене ачыклау бик авыр. Шуңа да ахыр нәтиҗә чыгарылган эшләр саны санаулы гына. Быел административ хокук бозу буенча 100әр меңлек  нибары ике карар чыгарылган. Аларын да гаепле табылган СМС-агрегаторлар яңадан каралуга юллаган.

“Элемтә турында”гы канунга кертелгән үзгәрешләр монополиягә каршы хезмәтнең эшен җиңеләйтер дип көтелә. Шул ук вакытта  СМС-спам таратуга зар белдерүчеләр белән эшләү рәвеше дә берникадәр үзгәреш кичерә. Иң башта абонент спамны туктатуны сорап үз элемтә операторына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр дә хәбәрләр килүе дәвам итсә, монополиягә каршы органга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Нинди номердан нинди номерга спам юллануы турындагы мәгълүмат белән бергә, абонент элемтә операторына мөрәҗәгать итү документының копиясен тапшырырга, шулай ук үз номерына юлланган хәбәр турында мәгълүмат алу рөхсәте бирелергә тиеш.    

Законсыз СМС-хәбәрләр генә түгел, почтага килгән реклама хатларыннан да шул рәвешле котылырга мөмкин. Ә менә социаль челтәр,  WhatsApp аша килгән хәбәрләр белән эшләү практикасы гомумән юк. Шулай ук матурлык салонына чакырып шалтыратулардан да җиңел генә котылырмын димә.

- Ниндидер номердан мәгълүмат автомат рәвештә таратыла икән, бу спам рәтенә керә. Телефон аша тере кеше шалтырата икән, бу гади аралашу булып санала. Сез аралашырга теләмисез икән, телефоныгызны өзеп куярга, яки бу номерны “кара” исемлеккә кертергә хокуклы. Әмма аерым бер кешене сезгә шалтыраткан өчен җаваплылыкка тарту мөмкин түгел. Әгәр дә билгеле бер кеше сезне эзәрлекли икән, бу турыда хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - ди Руслан Биктимеров.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International