«ГАЗ-21» клубы йөз еллык маршрутны кабатлады

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Октябрьнең соңгы якшәмбесе автомобильчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу көн Татарстанда тагын бер тарихи вакыйгага багышланды. Моннан 100 ел элек, әле Россия юлларында беренче автомобильләр пәйда була башлаган гына чорда, Казанда автоузыш оештырылган икән. Татарстанның автомобиль сөючеләрен берләштергән «ГАЗ-21» автоклубы шул вакыттагы маршрутны кабатлады.

Татарстанда «ГАЗ-21» автоклубы оешканына инде сигез ел. Аның әгъзалары үз коллекцияләрендәге үзенчәлекле машиналар белән Россия һәм республика күләмендә уздырылган тарихи техника фестивальләрендә, төрле бәйрәм чараларында һәрдаим катнашып килә. Автомобильчеләр көнен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Быел исә бу көнне истәлекле ретроралли белән билгеләп үттеләр.

«ГАЗ-21» автоклубы җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, республиканың Лаеш районында Туган як музее хезмәткәрләре 1914 елгы газетага юлыккан. Анда язылганча, ул елның 15 гыйнварында, ягъни моннан 100 ел элек, Казаннан Лаешка кадәр автоузыш үткәрелгән икән, максаты - туфрак юлларның автомобиль тәгәрмәчләренә яраклыгын сынау. Бу чарада «Меrсеdes», «Case», «Ford», «Оpel», «Studebaker» маркалы, барлыгы 7 машина катнашкан. Алар сәгатенә 70-80 чакрым тизлек белән 80 чакрым юл узган. Я.Молотков исемле кешенең «Case» машинасы «финишка» 1 сәгать 31 минут эчендә җитеп, рекорд вакыт күрсәткән.



Лаеш районы хакимияте һәм «Татарстан» журналы редакциясе тәкъдиме белән оештырылган быелгы ретроллида «ГАЗ-21» клубыннан 30 автоһәвәскәр шушы тарихи маршрутны кабатлады. Казанның Меңъеллык мәйданыннан кузгалып киткән автоколоннага Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәерле юл теләп калды. «Моннан йөз елдагыдан аермалы буларак, хәзер бездә автомобиль юллары, һәм бигрәк тә зур шәһәрләрне тоташтыручы асфальт юлларның торышы зарланырлык түгел. Казан белән Чаллы һәм Алабуга арасындагы зур юлларны төзекләндерү һәм киңәйтү өчен соңгы елларда күп эшләнде. Юллар төзелеше республикада һәрвакыт игътибар үзәгендә торачак», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин Меңъеллык мәйданында узган бәйрәм җыенында.

Әйтергә кирәк, ретрораллига «Buick», «Cadillac», «Ford», «Mercedes», «Opel» һәм «ГАЗ» маркалы раритет һәм заманча автомобильләр чыкты. Колонна башында Казаннан Камил Шәйдаров коллекциясендәге 85 «яшьлек» «Ford - A» җиңел машинасы барды. Гидравлик тормозлары һәм руль көчәйткечләре булмаса да, бу Америка машинасы әле дә «яшьләргә» сынатмый.



Камил әфәнде тарихи ралли уңаеннан, казанлылар игътибарына гаражындагы тагын бер кыйммәтле экспонатын тәкъдим итте, ул - 1914 елгы «Ford - T» машинасы. Моннан 100 ел элек Казаннан Лаешка таба шушындый ук, тик 1912 елгы «Ford» машинасы барган икән. Кузовы шыр ачык машинада кышкы суыктан курыкмыйча, 80 чакрым араны узу - үзе батырлык. Ә иске газетадагы мәкаләдә, ул вакытта урамда 20 градус салкын булуы һәм рульгә утырган кешеләрнең калын толыплар киеп, йөзләренә, туңмаска өчен, терлек мае сөртүе турында да язылган.

Хәзер «Ford - T» кебек автомобильләрне музейларда гына очратырга мөмкин. Камил Шәйдаровның гаражына дүрт ел элек кереп урнашканчы, бу машина, мәсәлән, дөньяның төрле музейларында сакланган. «Машина эшче хәлдә. Ләкин йөз яшьлек «картлачны» жәллик, аны Лаешка кадәр чыгарып җибәрмик. Мин аны елга бер тапкыр җәй көне кабызам, 5-10 минут ишегалдында йөрим», - ди Камил әфәнде.



Казаннан Айдар Ибатуллин да үзенең 1950нче елгы «Mercedes-Benz 170S» җиңел автомобиле белән ретроралли маршрутының Казан өлешендә генә катнашып, - башкаланың Сәлимҗанов, Павлюхин, Оренбург тракты урамнары буенча йөреп чыкты, Лаешка кадәр китәргә җөръәт итмәде. «Минем коллекциядә «Победа», «ГАЗ» машиналары, мотоцикллар да бар. Ә бу «Mercedes»ны кулыма төшергәнгә 1,5 ел гына, шуңа күрә казанлыларга аны күрсәтергә уйладым. Машина яхшы хәлдә, җәйге тигез юлда рәхәтләнеп, 100-110 чакрым тизлек белән оча ала», - дип ачыклык кертә Айдар Ибатуллин.

Ә менә Яшел Үзәннән Ринат Тимергалиев белән аның 24 яшьлек улы Альберт өчен ретроралли көтеп алынган вакыйга иде. Көн салкынча, юлларда бозлавык булуына карамастан, алар Лаешка 55 яшьлек «Москвич-407» һәм 1973 елгы «ГАЗ-24» «Волга» машиналарында кузгалды.

- Мин кечкенәдән техника яратам, бигрәк тә борынгы, кайберәүләр иске дип чыгарып ташлаган әйберләргә җан өрергә яратам, - дип сөйли Ринат Тимергалиев. - Коллекциямдә бүген җиде ретро машина бар. Алар - «Волга», «Москвич» машиналары, иске мотоцикл һәм мопедларны да төзәтәм, алары да берничә. Моннан биш-алты еллар элек «Москвич-401» машинасын эзләгән идем. Күрше Үрнәк авылында кемдәдер бар икән дип ишеткәч, хуҗалары аны төсле металлга тапшырганы мәгълүм булды. Шул ук авылда бер кешенең бакчасында 407нче «Москвич» череп ятканын әйттеләр. Ул мескен машина чәчәк клумбасына әйләнгән иде. Сатып алырга теләгәч, әле хуҗасы озак кына каршы төште. Ниһаять, ризалашкач, без тагын шушындый иске өч машина алып, монысын ремонтладык. 15 мең сумга алган машинага шулай итеп, 200 мең сум акча тоттык. Хәзер бу машина 700 мең сум торыр иде, ләкин мин аны сатарга җыенмыйм, чөнки ул - минем күз нурым.

Ринат әфәнденең улы Альберт та моннан дистә еллар элек чыгарылган машиналарны ремонтларга һәм аларда шәһәр буйлап йөреп кайтырга ярата. «Элеккеге машиналар заманчалардан нык аерыла, аларның һәркайсының үз холкы, үз җылысы, хәтта үз исе. Бүген кешене, гомумән, заманчалык белән шаккатырып булмый, ә менә шушындый коллекцион машинада урамга чыксаң, бөтен кешенең күзе синдә була. Яндагы шоферлар да синең машинаңа карап, алдагы светофорларны оныта», - дип сөйли Альберт. Аның сүзләренчә, ретроколонналар белән юлга чыгу күңелдә аеруча онытылмаслык хис-тойгылар калдыра.
 
Ретрораллида катнашучыларны Лаешка кадәр сәяхәт кенә түгел, шулай ук шәһәр буенча экскурсия, Лаеш ягы музее белән танышу һәм бәйрәм табыны да көтте.

Лилия ГАДЕЛШИНА. Шамил АБДЮШЕВ 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International