Авыручылар саны арта

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Узган атнаны кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән 6555 авыручы теркәлгән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда, 6, 2 процентка артыграк.

Татарстан буенча  кискен мондый авыру белән интегүчеләр саны 14269 кешегә җиткән.

Узган атнада Казанда бөер синдромы белән 13 геморрагик бизгәк очрагы теркәлгән. Татарстанда мондый авыру 54 кешедә табылган.

20-26 октябрьдә ачыкланган 19 ВИЧ-инфекциянең 4се Казанда табылган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International