Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Россия чемпионатында чүпрәлеле Нияз Хафизов өченче урын яулады
2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Үткән атнаның шимбә- якшәмбе көннәрендә, автотранспорт хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Ульяновск шәһәренең Арча калкулыгы трассасында автокросс буенча Россия чемпионатының бишенче, йомгаклау этабы узды.
Искәртеп үтәбез, Ульяновск трассасындагы мондый ярышлар 42 нче мәртәбә үткәрелде. Аның оештыручысы да, спонсоры да- “УАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте. Ярышларның башлангыч чоры 1972 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда Ульяновск автозаводы конвейреннан яңа модель “УАЗ- 469” чыга. Беренче ярышлар союздаш дәүләтләр оешуның 50 еллыгына багышлана. Шуңа да аны “СССР халкының дуслыгы” исеме белән атыйлар. - Ярышлар үткәрү өчен Арча калкулыгын сайлап алу тикмәгә түгел. Трассада спортчының да, автомобильнең дә куәтен сынау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең район трассасыннан аермалы буларак анда калкулыклар аша да үтәргә туры килде. Беренче генә катнашучы узышчыларга кыенрак булды, билгеле. Ярышны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Рязаньнан, Санкт- Петербургтан һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән 17 пилот үзләренең “УАЗ” маркалы автомобильләрендә башлап җибәрде. Барлык этап нәтиҗәләре буенча Мәскәү узышчысы Петр Дрофичев лаеклы беренче урынны яулады. Өч заезда да ул иң яхшы вакыт күрсәтте. Зур приз— өр- яңа “УАЗ- Хантер” машинасы да аңа тапшырылды. Аннан соң без, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән автоузышчылар, багги классындагы спорт машиналарында стартка чыктык. Ярыш шартлары буенча 700 метрлы боҗраны дүрт мәртәбә әйләнергә туры килде. Ике заездны уңышлы үтүчеләр, финалга- өченче заезд стартына бастык. Өченче урын яулавыма бик борчылмыйм, чөнки шундый танылган спорт осталары арасында призлы урынга лаек булуымны зур җиңүгә тиңлим,- дип сөйли районыбызның “Чүпрәле- коммуналь челтәрләре” җәмгыяте спортчысы Нияз Хафизов. Ульяновск, Чувашия ярышларында даими катнашып дүрт мәртәбә призер исемен яулаган һәм автомобиль спортын яратучыларга танылып килүче якташыбызны спорт остасы, җырчы Салават Фәтхетдинов шәхсән үзе тәбрикли. Ярышларны карарга дип ул Казаннан махсус килгән була. – Районыбыз данын лаеклы яклаучы спортчыбыз белән горурланабыз. Эштә ул үрнәк хезмәткәр, гаиләдә үрнәк әти. Спортта да ирешәчәк үрләре әле алда дип уйлыйм. Аның кебек нык характерлы егетләр генә лидерлыкка омтыла бит,- ди җәмгыять җитәкчесе Рамил Хисамов.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз