Бәрәңге, кәбестә, суган, карабодай һәм эремчек кыйммәтләнгән

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Узган атна дәвамында Казанда азык-төлек базарында бәяләр үзгәргән. Аерым алганда, алмаларга булган бәя 0,6%-ка, тары ярмасы, туңдырылган балык, сырларга, аш тозына, эче алынган тавыкка һәм көнбагыш маена бәя 0,1-0,3%-ка төшкән.

Шул ук вакытта аерым бер яшелчәләрнең кыйбатлануы күзәтелә. Шулай итеп, бәрәңге 3,2%-ка, башлы суган, кәбестә, кишер 0,9-1%-ка кыйммәтләнгән. Моннан тыш, тавык йомыркасы 3,4%-ка, карабодай ярмасы, колбаса, майлы эремчек 0,7-1,5%-ка, ак май, дөге, токмач 0,1-0,3%-ка бәяләр арткан.

Ипи, сыер ите, эчәргә яраклы сөт, каймак, шикәр комы, аракыга бәяләр үзгәрешсез калган, дип хәбәр итә Татарстанстат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International