Гаилә нигезен саклаучы, яклаучы Акъәби

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Яңа Кәкерле авылында гомер итеп, хәзерге вакытта Иске Чүпрәледә, балалары тәрбиясендә яшәүче, Мәсуфа әби Җаббаровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аның 6 баласы, 12 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

Ул бүген дә бик саулыклы, күзлексез газета-журналлар укый, сугыш еллары хатирәләрен бәйнә-бәйнә искә алып сөйли, бик матур итеп шигырьләр дә укый. Барлык балаларын да бергә җыеп очраштыручы, туганлык җепләренең ныклыгын  саклаучы да әле  ул. Мәсуфа әби гомер бәйрәме уңаеннан котларга, дип килгән кунакларны да җылы итеп, шатланып каршы алды.  Юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галлямов тәбрикләп, Россия Президентының Котлау Хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мәсуфа әбигә “Туган як” газетасының интернет язмалары урнаштырылган “В Контакте”  социаль  челтәрендә дә изге теләкләр юллаучы укучыларыбыз бар.

Гөлшат Шиһапова:

–Сөбханалла,  шундый матур әби булып,  хәерле гомерлер белән дөньяда яшәргә барыбызга да насыйп булсын!

Рәмзия Билалова:

–Күрше әбиебезгә озын, шатлыклы гомерләр, балаларын шатландырып, саулык белән 100гә кадәр җитәргә язсын,-дигәннәр алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International