Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле районы халкы сыйфатлы су эчәчәк
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Чишмәләр турында сүз чыккач, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов зур форматтагы кәгазьләргә төшерелгән сызымнарны ачып салды. Анда кайсы җирлектә нинди чишмә, аларның куате, суларының сыйфаты һәм башка мәгълүматлар бар.
Әйе, үзебезне сулыклы төбәктә яшибез дип хис итсәк тә, Чүпрәле районы территориясендә эчә торган сыйфатлы суларга ихтыяҗ зур. Гомумән алганда, бүген бөтен дөнья чиста суга кытлык кичерә. Хәтерләсәгез, 2003 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы эчә торган су елы дип игълан иткән иде. Бу тиктомалга гына эшләнмәде. Бик күп илләр (шул исәптән Россия дә) чиста суга тилмерә. Югыйсә куркырлык бер әйбер дә юк кебек: меңләгән елгалар агып тора, чишмәләр бар, артезиан коелары... Шулай да экологлар эчә торган суыбызның сыйфаты елдан-ел начарлана дип чаң суга.
“Россия халкын яхшы су белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. 2011-2017 елларга кадәр исәпләнгән «Чиста су» Федераль программасы кабул ителү – шуның ачык мисалы. Әлеге программа илебезнең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән Чүпрәледә дә уңышлы тормышка ашырыла. Судан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Әмма, шулай булуга да карамастан, без еш кына аның дөньядагы бар тереклек, сәламәтлегебез өчен нинди зур көчкә ия булуы турында сирәк уйланабыз. Белгечләр исәпләвенчә, эчә торган суның сыйфатлы булуы безнең илдә уртача гомер озынлыгын биш-җиде елга кадәр озынайта ала икән. Бүген безнең алда халыкны санитар, куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы су белән тәэмин итү бурычы куела.- ди Шәүкәт Әхмәтсафинович. Сер түгел, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә күпчелеге эчә торган суның түбән сыйфатлы булуыннан зарлана. Краннан аккан су күрер күзгә чиста кебек инде үзе. Әмма ләкин, уйлабрак карасаң, Идел, Зөя, Кама, Агыйдел кебек зур елгалардан су алучылар, асылда, тере су эчми, билгеле. Ул күп тапкырлар чистартыла, фильтрлана, кирәкле матдәләр өстәлә аңа, ләкин, ләкин... Водоканал “иләген” үтеп торбалар буйлап шәһәргә таралгач, су янә бер тапкыр пычрана. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2009-2015 елларда Татарстан Республикасының коммуналь комплексындагы суүткәргеч-канализация хуҗалыкларын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү” программасы гамәлгә кертелгән иде. Һәр елны диярлек шушы программа буенча районга ун миллион сум акча бирелеп килде. “Чиста су” программасы быел да дәвам итте. Район башлыгы Александр Шадриковның мөрәҗәгатен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов та җавапсыз калдырмады, шушы максатка тагын 50 миллион сум акча бүлеп бирде. Хәзерге вакытта Татар Бизнәсе авылы янындагы чишмәдән Иске Ишле авылына кадәр, аннан соң Татар Бизнәсеннән Чуваш Бизнәсенә суүткәргеч торбалар салына. Шәүкәт Әхмәсафиновичның сүзләренә караганда, әлеге эшне бик көчле оешма- “Альтаир-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара. – Монда сигез берәмлек техника эшли. 16 мм. лы полиэтилин торбаны 220 сантиметр тирәнлектә көн саен бер километрда салабыз. Тракторлар, экскаваторлар чит илнеке, аларны югары җитештерүчән файдаланырга тырышабыз. Сварщикларыбыз биш бригадага бүленгән. Хезмәткәрләребездән бигрәк тә, экскаваторчы- Зөфәр Миңнуллинга, тракторчы- Раиль Гизатуллинга һәм эретеп ябыштыручы Рамил Хәйруллинга аеруча мактау сүзләре әйтәсе килә,- ди җәмгыятьнең баш инженеры Мансур Хәйруллин.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз