Дөньякүләм икътисадта вәзгыять тотрыклы түгел. Ул Татарстан казнасына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тик бу - киләсе елларга республика бюджетын кабул итүне тоткарларга кирәк, дигән сүз түгел. Киресенчә, аны тиз арада кабул итү сорала.
Әлеге фикерне Татарстанның “2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына бюджет турында” гы закон проекты буенча парламент тыңлаулары барышында премьер-министр Илдар Халиков җиткерде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.
Татарстан икътисадтагы үзгәрешләргә әзерләнә
- Без бүген киләсе елларга бюджет программасын карыйбыз. Күрсәткечләребез төп биржалардагы саннардан шактый аерыла. Мәсәлән, бүген нефтькә бәя дөнья базарында 83 доллар тора. Ә доллар исә - 41 сумны тәшкил итә. Шулай да, бюджет - озак вакытка исәпләнгән җитди документ. Ул республика яшәешен генә билгеләп калмый, хезмәт хакы, балалар бакчалары, дарулар, төзелеш объектлары, мәдәни чаралар уздыру һәм башка өлкәләргә дә тәэсир итә. Шуңа күрә безнең төп максат - әлеге бюджетны дөньякүләм күрсәткечләргә бәйсез рәвештә тиз арада кабул итү. Әлбәттә, дөнья базарындагы хәлләр безгә дә тәэсир итәчәк. Тик бюджетны вакытында кабул итмәсәк, республикада тәртип-дисциплина бозылачак. Без исә үз алдыбызга киләсе елның 1 гыйнварында татарстанлылар хезмәт хакы, дарулар, җылылык белән тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш, дигән максат куябыз, - дип белдерде үзенең чыгышында Илдар Халиков.
Әлбәттә, Премьер-министр бу сүзләрне юкка гына әйтми. 2015 елга каралган бюджет проектында бер баррель нефтьнең читкә чыгарыла торган бәясе 100 доллар дип, ә доллар исә 37 сум дип билгеләнгән.
Премьер-министр сүзләренә караганда, дөнья базарындагы вәзгыятьтән куркырга кирәкми. Нефть бәясе дә, доллар да көн саен үзгәреп торачак. Татарстан бюджеты күрсәткечләре исә эре предприятиеләр эшчәнлегенә бәйле рәвештә формалашкан. Нәкъ менә алар республикадагы иң эре салым түләүчеләр булып тора да инде.
Ә хәзер киләсе елларга бюджет буенча закон проектына җентекләбрәк тукталыйк. Билгеле булганча, бюджетның иң күләмле керем чыганагы – табышка, физик затлар табышына һәм оешмалар милкенә салым. Бүгенге көндә алар тупланма бюджет керемнәренең 70 процентын тәшкил итә.
- 2015 елда Татарстанның тупланма бюджетына физик затлар табышына салым күләме 58,9 млрд. сум, ә республика бюджетына - 41,2 млрд. сум күләмендә көтелә. Салым буенча исәпләүләр исә Икътисад министрлыгы фаразлаган хезмәт өчен түләү фонды, уртача хезмәт хакы артуы һәм салым алуның уртача процентыннан чыгып саналды, - дип белдерде үзенең чыгышында Радик Гайзатуллин.
Табышка салым күләменә килгәндә, ул - 50,2 миллиард сум булыр дип уйланыла. Салым структурасында һәрвакыттагыча нефть тармагы аеруча зур урын били.
Оешмаларның милкенә салым исә 2015 елда 18,7 миллиард сум күләмендә фаразлана. Ул инвестицияләрне һәм закон белән каралган ташламаларны исәпкә алып санап чыгарылган.
Киләсе елларга бюджет - социаль юнәлешле
Бюджет чыгымнарына килгәндә, 2015-2017 елларда Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кул куйган Указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыру күздә тотыла. Кайбер тармакларда әлеге сан шактый зур. Мәсәлән, өстәмә белем бирү учрежденияләрендә хезмәт хакы - 23, мәдәният учрежденияләрендә - 24, сәламәтлек саклау өлкәсендә - 14, ә социаль тәэмин итү өлкәсендә - 20 процентка арттырылырга тиеш.