Ата-аналардан акча җыю кәгазьдә генә тыеламы?

2014 елның 17 октябре, җомга
Белем бирү өлкәсе коррупция очраклары иң нык таралган тармакларның берсе булып санала. Гамәлдә исә бу күбрәк югары уку йортларындагы ришвәтчелеккә кагыла икән. Балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләрен “йөнтәс” куллыкта гаепләүчеләр бик аз.

Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты идарәсенең Коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов сөйләде. Социологик тикшеренү нәтиҗәләренннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 50 проценты вуз укытучыларын коррупциядә гаепли. Мәктәп җитәкчеләре һәм мөгаллимнәрне ришвәт ала дип санаучылар 11 процент, ә мәктәпкәчә өлкәдә бу күренешләр бар дип 16 процент сораштыручы белдергән.

Әмма ни генә дип сөйләсәләр дә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә акча җыюлар һәр ата-ананың үзәгенә үткән мәсьәләләрнең берсе. Берәүләр, үзебезнең балаларга бит дип, мондый вәзгыять белән килешсә, икенчеләр ризасызлыгын ачык белдерергә курыкмый. Шикаятьләр “дулкыны”, нигездә сентябрь-октябрь айларында күзәтелә. Чөнки нәкъ шушы вакытта мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм белем йортларында ата-аналар җыелышлары үтә.

Казан хокукларны яклау үзәгенә 1 атна эчендә акча җыюларга зар белдереп 80 әти-әни мөрәҗәгать иткән. Ә менә Татарстанның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына ел башыннан 15 октябрьгә кадәр бары тик 57 шикаять теркәлгән.

- Департаментка барлыгы 296 мөрәҗәгать булган. Шуларның 57се - коррупцион күренешләр буенча зарлар. 14 кешенең шикаяте урынлы, 21 очракта - өлешчә урынлы, ә 22сендә дөреслеккә туры килми икәнлеге ачыкланган, - дип хисап тотты Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Акча җыюлар буенча мөрәҗәгать итүчеләр санындагы шундый аерманы аңлатып та бирделәр. Алексей Панкратов сүзләренчә, күп кенә әти-әниләр күзәтчелек органнары аша эш итәргә курка, алар моны үз балаларына начар тәэсире булыр дип уйлый. Иҗтимагый оешмаларга исә ышаныч күбрәк, дип белдерде ул. Әмма Лариса Сулима Казан хокукларны яклау үзәге белән департамент тыгыз элемтәдә булуын ассызыклады. Барлык шикаятьләр буенча барыбер тикшерүләр оештырыла икән.

Лариса Сулима сентябрьдә Татарстан мәгариф һәм фән минстры тарафыннан язылган ата-аналардан акча җыярга рөхсәт ителми дигән хатка да комментарий биреп китте. Аның сүзләренчә, барлык белем йортлары буенча таралган хат директор һәм укытучылар аша акча узарга тиеш түгел икәнне тагын бер кат искәртә. Мондый кагыйдә элек тә бар иде, билгеле. Әмма акча җыюлар ата-аналар комитеты аша башкарыла килде. Хәзер инде мондый күренешне дә тыярга дигән карар булган. Лариса Сулима ата-аналар комитеты тарафыннан да мәктәп, балалар бакчасы диварларында акча җыелмаска тиеш дип белдерде.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International