2015 елның 1 гыйнварыннан Россия төбәкләре җитәкчеләрен “президент” дип атарга ярамаячак. Хәзерге вакытта төбәкләрнең барысы да яңа закон нигезендә әлеге атамадан баш тартты инде. Бары тик Татарстан гына яңа канунның дөреслеге белән килешми...
“Россия субъектларының сайланган һәм башкарма хакимият органнарын оештыруның гомуми принциплары турында”гы канунга үзгәрешләр 2010 ел азагында ук кертелгән иде. Шулай да, закон чыгаручылар әлеге канун гамәлгә кергәнче биш ел вакыт узарга тиеш дип белдерде. Шул рәвешле, субъектларны әлеге яңа кагыйдәләргә күнектерү максатыннан “күчеш чоры” игълан ителде. Шушы вакыт эчендә Россия төбәкләре “президент” атамасыннан баш тартып, төбәк башлыклары өчен яңа атама сайларга тиеш булды. Тагын бер мөһим шарт – төбәкләр алдына үз Конституция яки уставларын кабул ителгән яңа законга туры китерү бурычы да куелды.
Халык фикере – беренче урында
Россия төбәкләре әлеге закон белән килешеп, “президент” атамасыннан баш тартты инде. Бүгенге көндә бары тик Татарстан гына республикада аны калдыру яклы.
- Әлеге законны кабул иткәндә Россия Дәүләт Думасының үз вәкаләтләрен арттыруы күзгә ташлана. Ник дигәндә, Россия Конституциясендә хакимият структурасын, парламент атамасын, төбәк башлыкларын һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен субъектлар үзләре билгели дигән махсус маддә бар, - дип белдергән иде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуларының берсендә. Җитәкче әлеге мәсьәлә турында федераль үзәк белән тагын бер кат фикер алышырга кирәк, дип ассызыклады (шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге вакытта Татарстан федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында килешү төзегән Россиянең бердәнбер субъекты).
Бу темадан Россия Президенты Владимир Путин да читтә калмады. Хәтерләсәгез, “Селигер” яшьләр форумында ул Татарстан Президенты атамасы турында үз фикерен җиткерде.
- Төбәктәге иң югары рәсми затны ничек дип атау – сезнең шәхси эшегез. Ягъни әлеге карарны Татарстанда яшәүче гражданнар үзләре кабул итәргә тиеш. Мин шуны төгәл әйтә алам: Минтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та Россия гражданнары гына түгел, ә чын мәгънәсендә илнең патриотлары, - дип белдергән иде Владимир Путин Казан федераль университеты аспирантының соравына биргән җавабында.