Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Кышкы тәгәрмәчләреңне әзерли башла!
2014 елның 17 октябре, җомга
Кыш озак көттермәс, тиздән җир өстенә кар ятыр. Җиһанга аклык, сафлык иңәр. Шушы матурлык белән бергә кыш проблемалар да алып килә.
Кар-бураннар, бозлавыклар юл йөрүчеләр өчен чын мәгънәсендә җәфа бит. Һава температурасы үзгәреп торганлыктан, бер көнне җир өстен җебетеп җибәреп, юлларда кар боткасы барлыкка килсә, икенче көнне суытып, юллар, тротуарлар шугалакка әверелергә мөмкин. Белгечләр юкка гына 0-5 градус салкыннарны җәяүлеләр өчен дә иң куркыныч вакыт дип әйтмиләр. Бу чорда район ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне карлы, бозлы юлдан протекторы шомарып беткән, җәйге покрышкалар белән йөрү мөмкин түгеллеге турында даими кисәтеп торалар. Уйлап карасаң, акылы булган кеше моны үзе дә аңларга тиеш, ләкин экономиягә омтылуга тапкырланган ялкаулык һәм җавапсызлык һәрвакыт узләренең корбаннарын табалар. Аек акыллы, дөрес фикер йөртә торган кешеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтмичә дә моны белергә тиешләр. Һәлакәткә китерүче төп сәбәпләр: шиннарның кышкы юл шартларына туры килмәве, аларның дөрес урнаштырылмавы (тиешле әйләнү юнәлешенә каршы), чамадан тыш тузган булулары. Беренче чиратта без, ЮХИДИ хезмәткәрләре, тизлекне арттыру, каршы яктан хәрәкәт итү полосасына чыгу кебек кагыйдә бозу очракларын булдырмау өчен ныграк эшләячәкбез, шулай ук машиналарның техник торышын карау буенча да эш көчәйтеләчәк. Техник регламент таләпләрен бозу очракларында ЮХИДИ транспорт чараларын эксплуатацияләүдән тыя ала. Шулай ук игътибар транспорт чарасының резин торышына биреләчәк.
Р.S.– Техник регламент нигезендә җиңел машинаның кышкы шина протекторы 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Ә протекторның оптималь тирәнлеге – 8 миллиметр. Әгәр дә ул 2 миллиметр тирәнлектә булса, тормозга баскач транспортның туктау юлы 70 процентка кадәр үсә, ягъни машина тиз генә туктый алмый, шуып бара. Шулай ук бер машинаның алгы тәгәрмәчләренә кышкы, арткысына җәйге резиналар кую да юлда куркыныч тудыра. Шуңа күрә имин йөрү өчен кышкы тәгәрмәчләргә акча кызганмыйча, аларның тиешле таләпләргә җавап бирүен контрольдә тотарга кирәк, һәр резинаның да бер төсле булуы зарур: тәгәрмәчләрнең төрле җитештерүчеләрдән булуы да аварияләр килеп чыгуга сәбәп булу куркынычы бар.
Айрат Хуҗиев, автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз