Көз көне янгын куркынычы арта

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Көз көне индивидуаль йортларда, дачаларда чүп-чар, агач ботаклары, бәрәңге сабагы яндыручылар күп. Бу исә әйләнә-тирә мохитнең пычрануына китерә, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Шул учаклардан якындагы урманга ут кабу куркынычы да бар.

Статистикадан күренгәнчә, көзге-кышкы чорда янгыннар күбрәк торак секторында чыга, шул чорда кешеләр дә уттан күбрәк һәлак була, пешә.

Янгын күзәтчелеге органнары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралганлыгын исегезгә төшерә.

Янгын чыкканда 01 яки 112 телефоны аша хәбәр итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International