Татарстанлыларны маска киюдән тартынмаска өндиләр

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Роспотребсоюзның Татарастан идарәсендә маска киеп йөрүдән тартынмаска чакыралар. Эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгының урынбасары Елена Бугрова ишле халык арасында булырга туры килгәндә грипп яисә кискен респиратор авырулары йоктырырга бик мөмкин дип кисәтә.

“Респиратор этикеты” төчкергәндә яки ютәлләгәндә авызны уч белән түгел, бер кулланышлы салфетка белән капларга, аннары салфетканы целлофан пакетка салып ташларга тәкъдим итә.

Юылмаган куллар - чир йогуның беренче чыганагы, грипп яки ОРВИ шуннан да килергә мөмкин. Кулларны йөреп кергәннән соң, туалеттан, өй җыештырганнан соң, ашар алдыннан юарга онытмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International