Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле территориясендә 3051 гектар урман исәпләнә
2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Республикабызда урманнар күп түгел. Алар барлык мәйданның нибары 17 процентын гына тәшкил итә. Унсигезенче гасырларда исә ул күрсәткеч 50 проценттан артык булган. 1030 квадрат километр мәйданлы Чүпрәле территориясендә дә 3051 гектар гына урман исәпләнә. Бу бик аз.
Куак- агачлар утырту һәр буын кешеләре өчен дә кичектергесез бурычларның берсе булсын иде. Районда күптәннән агачлар утыртылганы юк, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Шулай да бу эшкә аерым игътибар итәргә кирәктер. Табигатьнең, сулар һавабызның чисталыгын нәкъ шушы яшел урманнар тәэмин итә дә инде. Әле дә хәтердә, моннан биш- алты ел элек, район сабан туе мәйданына берничә йөз төп төрле куаклар утырткан идек. Күпчелеге аның миләш булгандыр. Шушы вакытта мин дә үз бакчама әлеге әче җимешле куакны “пропискага”алган идем. Хәзер аның биеклеге өч метр чамасы. Ә теге сабан туйдагы куакларның ник берсе калсын. Җитәрлек тәрбия булмау, үз тамакларын үзләре туйдырып йөрүче караучысыз мал- туар, бала- чага шуклыгы аркасында алар тамыр җәеп , үсеп китә алмадылар. Дөрес, соңгы елда гына да куак утырту буенча эшнең шушы кадәр күләмле оештырылганы юк иде әле. Кайбер оешма коллективлары бердәмләшеп үз аллеяларын, паркларын булдыралар. Киләчәк буынга истәлек калдырудан да изге эш бармы икән ул?! Быелгы көз, моңа кадәр күптәннән булмаганча, йомшак. Белгечләр фикеренә караганда, әле агачлар утыртырга бик мөмкин. Димәк, табигать бүләк иткән уңайлыклардан файдаланып калу мәслихәт. Район үзәгендәге элеккеге инкубатор территорясен Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре үзләренең паркы итәргә теләк белдереп дөрес эшләделәр. Шимбә көнгә кадәр анда 100 төп чамасы юкә утыртканнар иде. “Урманнар утырту көне” ндә биредә тагын 200 төп: нарат, имән, чыршы һәм миләш үсентеләре утырттылар. Эшне нәкъ урманчылар кушканча башкардылар, җитәрлек кадәр суны да сиптеләр. “Балаларны куак утыртуда катнаштыру, аларның әйләнә- тирә мохитка булган карашын, табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртә”,-ди 2 номерлы урта мәктәп директоры Илһам Багаветдинов. “Яшеллек кеше тормышында мөһим роль уйный. Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм хайваннар бүлеп чыгарган углекислый газны йотып бара һәм аны кислород белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек кислород белән тәэмин итә икән. Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод- фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Чынлыкта исә урманда тузан булмый. Карама, юкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар. Куаклар утыртып үзләре турында истәлек калдырырга теләүчеләргә ихлас рәхмәт әйтәсе килә,- ди башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз