–Читкә чыгып эшләр яшьтә түгелбез. Шуңа да бирегә килеп карарга булдык. Тормыш иптәшләребез лаеклы ялда, әле дә ярый аларның пенсияләре бар, диешәләр алар.
Татар Төкесе авылында да моңарчы эшләп килгән башлангыч мәктәпкә килүче балалар булмау сәбәпле, мәктәп ябылган. Анда эшләүче пешекчеләр бирегә килеп, яраклы эш булмасмы, дип өметләнәләр.
Ярминкәдә мәшгульлек үзәге директоры Николай Карсаков район буенча теркәлгән эшсезләр саны, кайсы оешмага нинди хезмәткәр кирәклеге турында кыскача таныштырып узды.