Дөнья күләмендә елына җан башына уртача 8 литр алкоголь туры килә. Россиядә исә бу күрсәткеч шактый югары дәрәҗәдә кала бирә. Татарстан наркологик диспансерның баш табиб урынбасары Степан Криницкий сүзләренчә, илебез халкы, нәни сабыйларны да кертеп исәпләгәндә, җан башына елына 12-14 литр саф спирт эчә. Бу күрсәткеч дөнья стандартлары дәрәҗәсенә төшкәнче әлеге проблема бездә актуальлеген югалтмаячак.